Фәния Сөләйманова
| Фәния Сөләйманова | |
|---|---|
| Туган | 18 февраль 1939 Сыртлан, Россия |
| Үлгән | 29 июнь 2026[1] (87 яшь) Уфа, Россия[1] |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты |
| Һөнәре | журналист, җырчы |
| Җефет | Әхмәт Сөләйманов |
Сөләйманова (Хәлитова) Фәния Байгилде кызы (18 февраль 1939 ел, СССР, РСФСР, БАССР, Мәләвез районы, Сыртлан ― 29 июнь 2026 ел, РФ, БР, Уфа) — җырчы, радиожурналист. 1983 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981), Башкортстанның халык артисты (1994). Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (1996).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәния Байгилде кызы Сөләйманова (Хәлитова) 1939 елның 18 февралендә Йомагуҗа (хәзерге Мәләвез) районы Сыртлан авылында туган.
1958 елда Йомагуҗа мәктәбен тәмамлый. Шушы ук елда районнар буйлап талантылы яшьләрне җыеп йөргән музыка белгече Н. А. Болотов яшь кызны Мәскәү консерваториясенә укырга чакыра. Әмма бу чакыру тормышка ашмый кала, һәм аны укулар башланган булса да Уфа сәнгать училищесына телеграмма белән чакыртып алалар. А. Х. Чемборисова классында укый һәм сәнгать училищесын 1962 елда тәмамлый. Аннары Башкорт дәүләт филармониясенә солист-вокалист булып эшкә урнаша. 1970 елда Уфа йорт төзү-фанера комбинаты клубының музыка мәктәбендә эшли.
1971 елдан «Башкортстан» теле-радио компаниясендә мөхәррир, 1977 елдан өлкән мөхәррир, ә 1990-2004 елларда комментатор булып эшли. «Юлдаш», «Ашказар» радиоларында кулланылган элекке язмалар — Фәния Сөләйманованың бөртекләп җыйган хезмәт җимешләре.
Музыкаль мөхәррирнең эше, — дип билгели Фәния Байгилде кызы, — тапшырулар әзерләүдән генә тормый. Аның күләгәдә калган төп эше — ул фонд җыю. Үзе мөхәррир булып эшләгән елларда Бөтен Союз радиосыннан ике тапкыр (1978, 1987 елларда) бригада чакыртып, музыка фондын булдыруга керештем».
Үзе эшләгән чорда Фәния Байгилде кызы яңадан-яңа радио тапшырулар оештыра, аларның күбесе музыка, җыр белән бәйле була. Аның тырышлыгы белән «Илһам», «Җыр белән канатланып», «Халык моңы — халык күңеленә» һәм башка тапшырулар булдырыла. Мондый тапшыруларга билгеле артистлар, композиторлардан тыш, моң яраткан гади авыл кешеләре дә чакырыла.
Радиода эшләү белән беррәттән, Ф. Б. Сөләймәнова концертларда да чыгыш ясый. Ул башкарган «Таштугай», «Сәлимәкәй», «Ашказар», «Зөлхиҗә» һәм башка халык җырларын тамашачылар җылы кабул итә. Җырчының репертуарында башкорт һәм татар халык җырлары, популяр композиторларның романслары һәм җырлары булган.
Тапшырулары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Илһам
- Җыр белән канатланып
- Музыка дөньясы
- Тере хәтер
- Сездә нинди хәлләр бар?
- Халык моңын — халык күңеленә
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- улы: Хәлилов Айрат Шамил улы (1963)
- җәмәгате: Сөләймәнов Әхмәт Мөхәммәтвәли улы (1939 -2016)
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1994)
- Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (1996)
Вафаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2026 елның 29 июнендә 88нче яшендә вафат булган[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган
- 18 февраль көнне туганнар
- 1939 елда туганнар
- Русиядә туганнар
- 29 июнь көнне вафатлар
- 2026 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар
- Башкортстанның халык артистлары
- Русия журналистлары
- ССРБ журналистлары
- Әлифба буенча журналистлар
- Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары