Айрат Хәйруллин (1981)
| Айрат Хәйруллин | |
|---|---|
| Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры | |
| Вазыйфада 5 июнь 2019 ел – 25 сентябрь 2025 ел | |
| Дәвамчысы | Илья Начвин |
| Әлмәт районы башлыгы | |
| Вазыйфада 2015 елның 23 сентябре – 2019 елның 5 июне | |
| Туган | 11 декабрь 1981 (44 яшь) |
Айрат Ринат улы Хәйруллин (рус. Айрат Хайруллин яки рус. Хайруллин Айрат Ринатович, 1981 елның 11 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Баулы) — Татарстанның сәяси һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры (2019―2025), Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы (2015—2019 елларда). Социология фәннәре кандидаты (2007).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1981 елның 11 декабрендә Татарстан АССР Баулы эшчеләр бистәсендә (1997 елдан шәһәр) туган. Казан дәүләт технология университетының социаль-икътисадый факультетын тәмамлаган (2003).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1996 елдан — Баулыда кирпеч заводы укладчы-сортировкалаучысы. 2002 елдан — Татарстан Республикасы элемтә министрлыгында I категорияле белгеч. 2003—2007 елларда — Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйдәүче белгеч, баш белгеч, бүлек башлыгы. 2007 елның мартыннан — «Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге» дәүләт учреждениесе генераль директоры урынбасары. 2008 елның 28 мартыннан — Татарстан Республикасы министрлар кабинеты аппаратында: мәгълүмат коммуникацияләре, мәгълүматны яклау һәм матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы, 2010 елның 23 апреленнән — аппарат җитәкчесе урынбасары, 2011 елның 1 гыйнварыннан — җитәкче урынбасары — эшләр белән идарә итүче. 2012 елның 31 маеннан — Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе. 2015 елның 2 мартыннан — Әлмәт муниципаль районында: башкарма комитет җитәкчесе в. б., 2 апреленнән — Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, 23 сентябрьдән — Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәре Советы рәисе. 2019 елның 5 июненнән 2025 елның 25 сентябренә кадәр[1] — Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры[2][3].
2026 елның мартыннан ― Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе[4].
Белеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Социология фәннәре кандидаты (2007)
- МВА КДФИИ Программасын эшлекле администрацияләү остасы (2010)
- Executive MBA Colorado State University программасы буенча уку узган (2014)
«Ак барс холдинг» ААҖ, «Таттелеком» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» ААҖ, «Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы» ААҖ директорлар шуралары әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Мәгълүматны яклауның дәүләт системасын ныгыту өчен» I дәрәҗә Россия ФСТЭК медале
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте
- Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән. Улы, кызы бар[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Новым главой минцифры Татарстана стал Илья Начвин. Бизнес-Онлайн, 25.09.2025
- ↑ Айрат Хайруллин сложил полномочия главы. 2019 елның 9 июнь көнендә архивланган Знамя труда, 6.06.2019(рус.)
- ↑ Песошин Хәйруллинга: Барлык бурычларны да хәл итә алырсыз дип ышанам(үле сылтама). Татар-информ, 06.06.2019
- ↑ ТР Цифрлар министрлыгының элеккеге җитәкчесе Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе булды. Татар-информ, 10.03.2026
- ↑ Айрат Хайруллин: «Я точно могу сказать, что альметьевцы не чувствуют себя провинциалами» 2018 елның 2 октябрь көнендә архивланган. Татар-информ, 20.08.2018
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Айрат Ринат улы Хәйруллин 2019 елның 14 июнь көнендә архивланган. Әлмәт районы рәсми сайты
- Айрат Ринат улы Хәйруллин 2018 елның 19 август көнендә архивланган. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайты
- Айрат Хәйруллин. Вконтакте сәхифәсе
- Айрат Хайруллин. Instagram