Сәлимә Әминова
| Сәлимә Әминова | |
| | |
| Туганда бирелгән исеме: |
Сәлимә Салават кызы Әминова |
|---|---|
| Туу датасы: |
19 сентябрь 1969 (56 яшь) |
| Туу җире: | |
| Һөнәре: |
балетмейстер |
| Гражданлыгы: |
Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ |
| Активлык еллары: |
1992 – х. в. |
| Бүләк һәм премияләр: | |
Сәлимә Салават кызы Әминова (1969 елның 19 сентябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, БАССР, Уфа) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры (1992 елдан), режиссер. Хореография училищесында укыта (2018 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1969 елның 19 сентябрендә Уфада туа. 1993 елда Казан сәнгать институтының хореография факультетын тәмамлаган. 1992 елдан Татар Академия театрында балетмейстер булып эшли.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбәндәге спектакльләргә бию күренешләре куйды: «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин); «Шәҗәрә», «Гөргөри кияүләре», «Хушыгыз!» (Т. Миңнуллин); «Баскетболист», «Казан егетләре» (А. Гыйләҗев); «Кыю кызлар» (Т. Гыйззәт); «Җан Баевич» (Г. Исхакый); «Ханума» (А. Цагарели), «Мәңгелек буран» (Чыңгыз Айтматов буенча Илгиз Зәйниев куйган, 2018)[1] һ. б. Шулай ук, аерым концерт номерлары да куя.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире Илдус Габдрахманов, Камал театры актеры, ТР халык артисты (2014).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мәңгелек буран. Камал театры сайты
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сәлимә Әминова. Камал театры сайты
- Салима Салаватовна Аминова (видео, 2:15)