Эчтәлеккә күчү

Финляндия

63°24′ т. к. 25°51′ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Финляндия latin yazuında])
(Финләндия битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.


Финляндия
Байрак
Илтамга
Шигарь I wish I was in Finland Edit this on Wikidata
Башкала Һелсинки
Халык саны 5 652 881 (2025) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 6 декабрь 1917 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел фин теле, швед теле
География
Мәйдан 338,478.34 км²
Координатлар 65°N 27°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Финляндия президенты
Дәүләт башлыгы Александр Стубб
Башлык исеме Финләндия премьер-министры
Хөкүмәт башлыгы Петтери Орпо
0°0′0″N 0°0′0″E
Икътисад
ТЭП $296 388 million (2021), $280 826 million (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 9% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.75 (2014)[2]
КПҮИ 0.940 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 81.20 ел (2022)[4]
Джини коэффициенты 27.7 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • 000
  • 116117
  • Электр аергычы төре Europlug,[6] евроразъём[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
    Телефон коды +358
    ISO 3166-1 коды FI
    ХОК коды FIN
    Интернет домены .fi

    Финляндия, рәсми исеме Финляндия Җөмһүрияте (фин. Suomen tasavalta, швед. Republiken Finland) — Аурупаның төньягында урнашкан дәүләт. Фиʜляʜдиᴙнең башкаласыҺелсинки шәһәре. Көнчыгышта Россия Федерациясе, төньяк-көнбатышта Швеция, төньякта Норвегия белән чиктәш. Балтыйк диңгезе тарафыннан юыла. Илнең мәйданы — 338 145 квадрат километр, ягъни Татарстан Җөмһүриятенә караганда 5 мәртәбә зуррак. Барлык мәйданның 7 проценты гына эшкәртелә, ә калганы урманнар, күлләр һәм сазлыклар. Ил тоташ урман белән капланган, аның төньяк өлешен генә тундра били.

    Табигать үз халәтендә сакланган, илдә 60 000 чамасы күл исәпләнә.

    Фиʜляʜдиᴙ Аурупа Берлеге һәм Шенген килешүе, 2023 елның 4 апреленнән бирле ― НАТО әгъзасы[7]. 2022 елның 5 июлендә НАТО илләренең барлык 30 илчесе дә керү турында протоколларга кул куйган, 2023 елның 31 мартына НАТОның барлык әгъза илләре парламентлары протоколларны ратификацияләгән.

    Фиʜляʜдиᴙ — дөньяда беренче булып һәр ватандашының югары тизлекле интернетка кануни хокукын игълан иткән ил[8]. Дөньяның иң мул һәм яшәү өчен кулай илләрен билгеләүче Legatum институты үзенең яңа хисабында Фиʜляʜдиᴙне яшәү өчен иң яхшы ил дип билгеләде[9]. «Newsweek» журналы шулай ук Фиʜляʜдиᴙне «дөньяның иң яхшы илләре» исемлегендә беренче урынга куйган[10].

    Исем этимологиясе

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Фиʜляʜдиᴙ сүзе швед телендә булган Finland (“финнар җире”) сүзеннән килә.

    Илнең фин исеме — Suomi. Бу исем барлыкка килүенең берничә версиясе бар:

    • Suomi исеме фин suomu («балык тәңкәсе») сүзеннән килгән, чөнки борынгы финнар киемнәрен балык тәңкәсеннән теккәннәр.
    • Башка теория буенча, Suomi — ялгызлык исем. Аны Дания патшасы йөрткән.
    • Тагын бер версия буенча, Suomi исеме эстон теленнән килә. Кайчандыр Sooma (soo — «сазлык», maa — «җир») дигән урын булган дип санала, һәм бу исем Фиʜляʜдиᴙгә күчкән дигән фикер йөри.
    • Suomi “саами” сүзеннән килә (саами – элек бу җирләрдә яшәүче халыкның үзатамасы).

    Географик мәгълүмат

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Географик урнашуы

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
    Космостан күренеш

    Фиʜляʜдиᴙ Аурупаның төньягында урнашкан, аның байтак кына территориясе котып сызыгы артында (25 %). Коры җирдә Швеция (чик озынлыгы 586 км), Норвегия (чик озынлыгы 716 км) һәм Россия (чик озынлыгы 1265 км) белән, ә диңгездә Балтыйк диңгезенең Фин һәм Ботник култыклары аша Эстония белән чиктәш. Яр буе чиген санаганда ул 1100 км га тигез. Утраулардан башка яр буе чиге 46 000 км. Яр буенча 81 000 гә якын утрау урнашкан (уртача мәйданы — 100 м²).

    Ил үзе өч төрле географик төбәккә бүленә:

    1. Яр буе түбәнлеге — Ул Фин һәм Ботник култыклары буенда урнашкан, яр буйларында меңнәрчә текә тау һәм утрау бар. Төп архипелаглар: Аланд утраулары һәм Төрку архипелагы. Илнең көньяк-көнбатышында урнашкан бик вак утраулар системасы Фиʜляʜдиᴙдәге иң зур архипелаг — Архипелаг диңгезен барлыкка китерә.
    2. Эчке күлләр системасы (күлләр районы) — илнең үзәгеннән көньяктарак урнашкан кара урман һәм сазлыклар территориясе.
    3. Котып артында урнашкан җирләр үзенең ярлы туфрагы белән аерылып тора. Лапландия текә таулары һәм зур булмаган калкулыклары белән характерлана. Фиʜляндиянең иң биек ноктасы Фьельд Халти диңгез өстеннән 1328 метр биеклектә урнашкан.
    Лапландиядәге төньяк боланнар

    Фиʜлəʜдиᴙнең көньягыннан төньягына хәрәкәт иткәндә кече утрауларлы, диңгезле ландшафтның урманлы табигатькә алмашуы күзәтелә. Илнең төньягында исә зур Лапландия урманнары урнаша.

    2008 ел халәте буенча Фиʜляʜдиᴙдә 35 милли парк урнашкан. Бу парк җирләрендә сирәк һәм кыйммәтле хайваннар һәм үсемлекләр төпләре яши, монда ландшафтның кызыклы формаларын, уникаль табигать объектларын очратып була. Паркларның гомуми мәйданы 8 мең дүрᴛкел километр тәшкил итә. Фиʜляʜдиᴙ кануннары буенча һәр кеше ирекле рәвештә милли парклар территорияләрендә йөри ала[11]. Иң мәшһүр парклар арасында Урхо Кекконен милли паркы һәм Лемменйоки бар.

    Геологик төзелеш

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Фиʜляʜдиᴙнең күпчелек өлеше түбәнлектә урнашкан, ләкин илнең төньяк-көнчыгышта кайбер таулар биеклеге 1000 метрны уза. Фиʜляʜдиᴙ борынгы (1,4 — 3 млрд ел) кристаллик щитта урнашкан[12]. Анда шулай ук Скандинавия һәм Кола ярымутраулары, Балтыйк диңгезе һәм Ботник култыгы урнашканнар.

    Фиʜляʜдиᴙ халык саны, 1750–2000[13]
    ЕлХалык саныЕлХалык саны
    1750 ел421,0001880 ел2,060,800
    1760 ел491,0001890 ел2,380,100
    1770 ел561,0001900 ел2,655,900
    1780 ел663,0001910 ел2,943,400
    1790 ел705,6001920 ел3,147,600
    1800 ел832,7001930 ел3,462,700
    1810 ел863,3001940 ел3,695,617
    1820 ел1,177,5001950 ел4,029,803
    1830 ел1,372,1001960 ел4,446,222
    1840 ел1,445,6001970 ел4,598,336
    1850 ел1,636,9001980 ел4,787,778
    1860 ел1,746,7001990 ел4,998,478
    1870 ел1,768,8002000 ел5,181,000

    2008 елның ахырында Фиʜляʜдиᴙ халык саны 5 544 877 кешене тәшкил итте (47 % — ир-атлар һәм 53 % – хатын-кызлар).

    Халыкның тормыш озынлыгы: ир-атлар биредә 76 яшькә җитәләр (Россиядә — 58,7 яшь), ә хатын-кызларның гомер озынлыгы 82,4 яшь (Россиядә — 71,8).[14]

    31.12.2008-гә Финляндия милли составы[15]:

    Ил халкының күпчелеге көньякта яши

    Фиʜляʜдиᴙдә яшәгән чит ил гражданнары — 2,7 %, илдә тумаганнар саны 4,1 %[16]. Иң зур милли азчылыклар арасында фин шведлары, татарлар, чегәннәр, саамнар.

    1922 елда кабул ителгән канун буенча Фиʜляʜдиᴙдә ике дәүләт теле (фин һәм швед телләре) бар. 1917 елга кадәр илдә шулай ук рус теле дәүләт дәрәҗәсендә булган.

    Фин телендә халыкның күпчелеге сөйләшә. Швед телендә халыкның 5,5 %-ты сөйләшә, урыc телен 0,8 % белә, эстон телендә исә 0,3 % кеше аралаша. Башка телләрдә (шул исәптән татар телендә дә) 1,77 % кеше сөйләшә.

    1992 елда «Саам теле турында канун» үз өченә кергән. Канун буенча саам теленә Фиʜляʜдиᴙдә махсус cтaтус бирелә[17].

    Фиʜляʜдиᴙ конституциясе буенча илдә Евангелик-лютеран чиркәү һәм Православ чиркәү дәүләт чиркәүләре булып санала[18]. Халыкның 13,5 %-ы бернинди дини төркемгә дә керми.

    2010 ел халәте буенча Фиʜляʜдиᴙдә 45 мең мөселман яши. Күпчелектә бу — иммигрантлар һәм аларның балалары. Илдә 40 мәчет бар[19].

    Фиʜляʜдиᴙ татарлары

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
    Ярвәнпә мәчете

    Фиʜляʜдиᴙдә 900'гә якын татар яши. 2010 елда Фиʜляʜдиᴙ татарлары мәдәни оешмасы 75 еллыгын бәйрәм итте. Гомумән, Фиʜляʜдиᴙ татарлары бик актив дип санала. Даими рәвештә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә[20].

    Фиʜляʜдиᴙ татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Фиʜляʜдиᴙдә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. 2009 елда мәчетнең эче яңартыла[21].

    Төп мәкалә: Финляндия тарихы
    Иң иске тауда эшләнгән рәсемнәр

    Археологик казынуларга күрә беренче кешеләр бүгенге Фиʜляʜдиᴙнең территориясендә якынча безнең эрага кадәр 8500 елда яши башлаганнар. Алар ау һәм ризык җыю белән шөгыльләнгәннәр, таш кораллар кулланганнар. 3 меңъеллыкта (б. э. к.) балчыктан савыт-саба эшләнә башлаган [22]. 32 гасырда (б. э. к.) хәрби балталар белән бергә җирне хуҗалык итү максатыннан куллана башлыйлар.

    Бронза гасырдан (1500—500 еллар б. э. к.) башлап, финнарның Скандинавия һәм Балтыйк регионнарның халыклары белән тыгыз аралашуы күзәтелә. 9 гасыр башына [23] Фиʜляʜдиᴙ чикләре түбәндәге җирләр белән чикләнгән:

    Швед хакимияте (1150/1300—1809)

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Викинглар чоры ахырында швед сәүдәгәрләре бөтен Балтыйк диңгезе төбәгендә тәэсирләрен арттыралар. Берничә гасыр дәвамында Фиʜляʜдиᴙ Швеция хакимияте астында була.

    Россия-Швеция сугышы нәтиҗәсендә (1808—1809) Финляндия Россия империясе дәүләтенә кушыла. Pоссия армиясе гарнизоннары өчен хәрби ныгытмалар төзелә. Рәсми яктан Фиʜляʜдиᴙ Россия империясе cоставына киң автономия белән керә. 1860 еллардан башлап илдә мәдәни милли күтәрелеш башлана, җирле зыялылар фин теленә дәүләт теле cтaтусын бирүне таләп иткән. Шул cтaтусны фин теленә Александр II бирә. Автономия тиз ныгый, 1899 елда башланган уpыcлаштыру сәясәте дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшне ныгыта гына.

    Бәйсез Фиʜляʜдиᴙ

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Россиядә монархия җимерелгәннән һәм Октябрь инкыйлабыннан соң, большевиклар хакимияте фин Сенатына 1917 елның 6 декабрендә бәйсезлек игълан итәргә мөмкинлек бирә. Илдә гражданнар сугышы башлана. Аңарда 35 000 нән артык кеше һәлак була.

    “Аклар”ның җиңүеннән соң Фиʜляʜдиᴙ гаскәрләре Көнчыгыш Карелиягә һөҗүм итәләр. Беренче совет-фин сугышы башлана. Ул 1920 елда гына тәмамлана.

    1939 елда Советлар Берлеге Фин сугышын башлый. Берничә бәрелештән соң Фиʜляʜдиᴙ үз территориясенең бер өлешен югалта.

    Кыска вакытлы “дуслык”тан соң, 1941 елда ССРБ Фиʜляʜдиᴙ Хәрби Һава Көчләренең аэродромына һөҗүм итә, Фиʜляʜдиᴙ Икенче бөтендөнья сугышына, ССРБга каршы сугышка керә. 1944 елның җәендә финнар белән ССРБ арасында солых килешүе төзелә.

    Сугыш елларында көчсезләндерелгән Фиʜляʜдиᴙ, Карел муенын ССРБга биреп, ССРБ белән мөнәсәбәтләрдә яңа курс ала. Урхо Кекконенның 25 еллык президентлыгында (1956—81) Скандинав илләре белән мөнәсәбәт яхшыртып, ССРБдан да ерак тормыйлар.

    1995 елның ахырында Фиʜляʜдиᴙ Аурупа Берлегенә керә.

    Дәүләт төзелеше һәм сәясәт

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Фиʜляʜдиᴙ — бер өлешчә автономияле (Аланд утраулары) унитар дәүләт. Идарә итү формасы буенча Фиʜляʜдиᴙ — җөмһүрият.

    Фиʜляʜдиᴙ конституциясе буенча канун чыгару вазыйфалары белән Эдускунта исемле Фиʜляʜдиᴙ парламенты һәм президент шөгыльләнә. Канунны үтәү вазыйфалары президентка һәм Дәүләт Шурасына йөкләнгән.

    Фиʜляʜдиᴙ президенты туры сайлаулар нәтиҗәсендә алты елга билгеләнә. 20002012 елларда бу вазыйфаны Тарья Халонен, 2012 елдан Саули Ниинистө, 2024 елдан Александр Стубб башкара.

    Эдускунта – Фиʜлəʜдиᴙ парламентының бинасы

    Фиʜляʜдиᴙ парламентының төп институтлары 1863 елда барлыкка килгән. Pоссия императоpы Александр II 1863 елда фин сеймын чакыру турында карар кабул итә. Фиʜляʜдиᴙнең үзаллы (мөстәкыйль) үсеше шушы вакыйгага тыгыз бәйләнгән, чөнки фин теле рәсми хакимият теле итеп танылган.

    Эдускунта — илнең бер палаталы парламенты, ул 200 депутаттан тора. Депутатлар бөтен халык сайлауларында сайланып, 4 елга билгеләнәләр.

    2003 елдагы парламент сайлауларында 18 фирка катнаша, ләкин шулар арасынна парламентка бары 8 фирка генә керә. Иң зур фиркаләр булып Фиʜляʜдиᴙ Үзәк фиркасе, Фиʜляʜдиᴙнең Социал-демократик фиркасе, Милли коалиция, Сул берлек, Яшел берлек һәм Швед Халык фиркасе санала.

    2007 елның мартында үткән парламент сайлауларының нәтиҗәләре буенча, иң зур тавышны (23,1 %) Фиʜляʜдиᴙ Үзәк фиркасе ала (51 мандат). Шулай ук парламентка Милли коалиция (22,3 %, 50 урын), Социал-демократик фирка (21,4 %, 45 урын), Сул берлек (8,8 %, 17 урын), Яшел берлек (8,5 %, 15 урын), Швед Халык фиркасе (4,6 %, 9 урын), Христиан демократлар фиркасе (4,9 %, 7 урын) һәм «Чын финнар» фиркасе (4,1 %, 5 урын) уза.


    OI MAAMME

    (фин телендә)

    Oi maamme, Suomi, synnyinmaa,

    soi, sana kultainen!

    Ei laaksoa, ei kukkulaa,

    ei vettə, rantaa rakkaampaa,

    kuin kotimaa təə pohjoinen,

    maa kallis isien.

    Ei laaksoa, ei kukkulaa,

    ei vettə, rantaa rakkaampaa,

    kuin kotimaa təə pohjoinen,

    maa kallis isien.

    VÅRT LAND

    (швед телендә)

    Vårt land, vårt land, vårt fosterland,

    ljud hɵgt, o dyra ord!

    Ej lyfts en hɵjd mot himlens rand,

    ej sənks en dal, ej skɵljs en strand,

    mer əlskad ən vår bygd i nord,

    ən våra fəders jord!

    Ej lyfts en hɵjd mot himlens rand,

    ej sənks en dal, ej skɵljs en strand,

    mer əlskad ən vår bygd i nord,

    ən våra fəders jord!

    ТУГАН ЯГЫМ

    Әй, Суоми, туган ягым,

    Горур яңгырый атың!

    Түбәләре күккә ашкан таулар,

    Диңгез дулкыннары каккан ярлар –

    Кайларда гына бар тагын,

    Синдәгедәй якын!

    Түбәләре күккә ашкан таулар,

    Диңгез дулкыннары каккан ярлар —

    Кайларда гына бар тагын,

    Синдәгедәй якын!

    OUR LAND

    (инглиз телендә)

    Our land, our land, our fatherland,

    Sound loud, O name of worth!

    No mount that meets the heaven's band,

    No hidden vale, no wavewashed strand,

    Is loved, as is our native North,

    Our own forefathers' earth.

    No mount that meets the heaven's band,

    No hidden vale, no wavewashed strand,

    Is loved, as is our native North,

    Our own forefathers' earth.

    Һимнның тарихы

    Бүген Фиʜляʜдиᴙдә кулланылган “Maamme” (“Туган ягым”) һимнының сүзләре 1846 елда шагыйрь Йоһан-Людвиг Рунеберг (Johan Ludvig Runeberg, 1804—1877) тарафыннан башта швед телендә язылган булган. Ә көен, Алманиянең Һамбург шәһәрендә туып, соңрак фин виолончельчесе, композиторы һәм, гомумән, “фин классик музыкасының атасы” дип танылган Фредрик Пациус (Fredrik Pacius, 1809—1891) иҗат иткән. Милли һимн исеменә дәгъва кылган шигырьләр һәм көйләр байтак булса да, аларның берсе дә халыкта киң таралыш тапмаган. Пациус һимнын беренче тапкыр 1848 елның 13 маенда Һелсинкиның академия хоры швед телендә башкарган.

    Шуннан соң озак еллар дәвамында Рунебергның шигырен фин теленә юньләп тәрҗемә итә алмыйча азапланганнар. Ниһаять, 1889 елда Пааво Каяндер (Paavo Cajander), Юлиус Кронның (Julius Krohn) 1867 елда бастырылган тәрҗемәсен тиешенчә эшкәртүгә ирешкән. Ләкин Яансен исемле эстон язучысы моңа кадәр үк, 1869 елда, финнарны узып, Пациус көенә туган телендә сүзләр язган булган, аның шигыре, төрле бәйгеләрдә башкарылып, тиз арада Эстония һимны булып танылып та өлгергән.

    Фиʜляʜдиᴙнең дәүләт хакимияте үз илендә халык һимны булып киткән әсәрне әле бүген дә рәсми рәвештә расламый. Эш аның тумыштан фин булмаган кешеләр тарафыннан иҗат ителүендә генә түгелдер. Музыка белгечләре фикеренчә, һимнның мотивы алманнарның “Папа һәм Солтан” (Papst und Sultan) исемле туй-мәҗлес җырындагыга бик охшаш.

    “Туган ягым”ны Александр Блок 1915 елда уpыc теленә күчергән, аның тәрҗемәсе әле бүген дә башкалар арасында иң уңышлы дип санала.

    Административ-территориаль бүленеш

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
    Фиʜлəʜдиᴙ провинцияләре
    Фиʜлəʜдиᴙ провинцияләре

    Фиʜляʜдиᴙ провинциаль шуралар белән идарә ителгән 20 провинциягә бүленә. Үз чиратында провинцияләр ᴋоммуналарга бүленә. Аларның саннары берләштерү сәясәтенә күрә даими кыскартыла, 2010 ел башына Фиʜляʜдиᴙдә 342 ᴋоммуна булды.

    1. Лапландия (фин. Lappi / швед. Lappland)
    2. Похьойс-Похьянмаа (фин. Pohjois-Pohjanmaa / швед. Norra ɵsterbotten)
    3. Кайнуу провинциясе (фин. Kainuu / швед. Kajanaland)
    4. Похьойс-Карьяла (фин. Pohjois-Karjala / швед. Norra Karelen)
    5. Похьойс-Саво (Төньяк Саво) (фин. Pohjois-Savo / швед. Norra Savolax)
    6. Этелә-Саво (Көньяк Саво) (фин. Etelə-Savo / швед. Sɵdra Savolax)
    7. Этелә-Похьянмаа (фин. Etelə-Pohjanmaa / швед. Sɵdra ɵsterbotten)
    8. Похьянмаа (фин. Pohjanmaa / швед. ɵsterbotten)
    9. Пирканмаа (фин. Pirkanmaa / швед. Birkaland)
    10. Сатакунта (фин. Satakunta / швед. Satakunda)
    11. Кески-Похьянмаа (фин. Keski-Pohjanmaa / швед. Mellersta ɵsterbotten)
    12. Кески-Суоми (фин. Keski-Suomi / швед. Mellersta Finland)
    13. Варсинайс-Суоми (фин. Varsinais-Suomi / швед. Egentliga Finland)
    14. Этелә-Карьяла (Көньяк Карелия) (фин. Etelə-Karjala, швед. Sɵdra Karelen)
    15. пәйят-хәме (фин. Pəijət-Həme, швед. Pəijənne Tavastland)
    16. Канта-хәме (фин. Kanta-Həme, швед. Egentliga Tavastland)
    17. Уусимаа (фин. Uusimaa, швед. Nyland)
    18. Итә-Уусимаа (фин. Itə-Uusimaa, швед. ɵstra Nyland)
    19. күменлааксо (фин. Kymenlaakso, швед. Kymmenedalen)
    20. Аланд утраулары (фин. Ahvenanmaa / швед. Åland)

    Фиʜляʜдиᴙнең иң зур шәһәрләре: Һелсинки — 583 549 кеше, Эспоо — 244 474 кеше, Тампере — 211 633 кеше, Турку — 176 242 кеше, Оулу — 139 275 кеше.

    ТМП үсеше, 1998—2007

    Фиʜляʜдиᴙ югары индустриаль илләр рәтенә керә. Дөнья сәнәгатендә аның өлеше зур түгел — 0,4 %, дөнья сәүдәсендә исә 0,8 %. Тулаем милли продукт 2002 елда 140,5 млрд евро тәшкил итә.

    Фиʜляʜдиᴙ сәнәгате экспорт һәм сыйфатка нигезләнә. Югары технологияле секторы (кесә телефоннары, интернет) мөһим урынны алып тора. Кәгазь җитештерү буенча дөньяда Фиʜляʜдиᴙ беренче. Инфляция түбән. Гомумән, Фиʜляʜдиᴙ икътисады тиз үсә.

    Һелсинки күренеше

    Фиʜляʜдиᴙ туристларында иң зур кызыксыну уяткан шәһәр — ил башкаласы Һелсинки. Башка шәһәрләрне дә туристлар зиярәт итә: Тампере, Турку, Оулу, Куопио һәм Порвоо.

    Истәлекле урыннар һәм табигать һәйкәлләре арасында мөһим урынны Аавасакса (Aavasaksa) тавы ала.

    Фиʜляʜдиᴙдә, аеруча Лапландиядә, кышкы туризм бик популяр.

    1. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
    2. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
    3. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified (2022).
    4. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
    5. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
    6. 1 2 3 Error: Unable to display the reference from Wikidata properly. Technical details:
      • Reason for the failure of {{Cite web}}: The Wikidata reference contains the property Калып:Property, which is not assigned to any parameter of this template.
      • Reason for the failure of {{Cite Q}}: The Wikidata reference contains the property Калып:Property, which is not assigned to any parameter of this template.
      See the documentation for further details.
    7. Финляндия 4 апрельдә НАТОга керәчәк. Татар-информ, 3.04.2023
    8. http://www.azatliq.org/content/internet_finlandia/2088383.html
    9. Яшәү өчен иң яхшы урын кайда?
    10. Newsweek: дөньяның иң яхшы иле – Фиʜляʜдиᴙ
    11. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-08-17, retrieved 2010-08-06
    12. http://www.geologia.fi/index.php?option=com_content&task=view&id=230&Itemid=38
    13. Aunesluoma, Juhana; Heikkonen, Esko; Ojakoski, Matti (2007) (in Finnish). Lukiolaisen yhteiskuntatieto. WSOY. ISBN[ru] 9510276278.
    14. Фиʜляʜдиᴙдә ничек яшиләр? (Швеөиядә) / Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ. Казан / – № 15 (11181), 2 aугыc, 2008, archived from the original on 2014-07-23, retrieved 2012-08-13
    15. Vəestɵrekisterikeskus
    16. http://www.stat.fi/til/vaerak/2008/vaerak_2008_2009-03-27_tie_001_fi.html
    17. http://www.russian.fi/info/index.php/2006/03/10/saamy.html
    18. Valtionkirkko. Tilastokeskus, kəsitteet ja məəritelmət
    19. Фиʜлəʜдиᴙ мәчетләре (рус.)
    20. Фиʜлəʜдиᴙ татарлары Дәрдмәндне искә алды
    21. Фиʜляʜдиᴙ татарлары Ярвәнпә мәчетен яңартты
    22. архив күчермәсе, archived from the original on 2002-02-10, retrieved 2002-02-10
    23. Gardiner, Samuel Rawson, ed (1910). "Map No. 6: Europe at the death of Charles the Great, 814"